Иңбер Шәфыйков истәлегенә багышланган республикакүләм «Моңлы курай» курайчылар конкурсы

1 нче санлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасында, “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге танылган курайчы Иңбер Вагыйз улы Шәфыйков истәлегенә багышланган республикакүләм «Моңлы курай» курайчылар бәйгесен уздыра.

Иңбер Шәфыйков – гомеренең 30 елын сәхнәгә багышлап, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, заманында “Чулман” ансамблен җитәкләгән, танылган курайчы, милләтебез моңнарын саклап калган композитор.

1993 нче елда “Шәһәр балалар иҗат сарае” бинасында “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегенең беренче җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзе җитәкләгән бүлектә курайчылар, гармунчылар ансамбльләре оештырып аларны олы сәхнәгә чыгара.

Көч сынашырга дип Татарстанның төрле төбәкләреннән кунаклар килә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Тукай районы, Теләче районы, Сарман районы, Мөслим районы, Саба районы курайчылары үзара көч сынаша.

Яр ЧаллыТатарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасында зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр. Казан белән арасы – 225 км, Түбән Кама белән – 35 км, Алабуга белән – 20 км, Уфа белән – 250 км.


Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Комментарии: 3
  • #3

    Ильхам (Воскресенье, 20 Июль 2014 16:19)

    Лучший сайт для бесплатного скачивания музыкальных сборников и альбомов http://theaudio.ru

  • #2

    я человек (Среда, 12 Февраль 2014 15:22)

    не буду

  • #1

    Рустем (Наб. Челны) (Понедельник, 16 Сентябрь 2013 21:52)

    Привет Рустам! Случайно попал на этот сайт. Послушал Идел. Очень круто звучит! Молодец!!!

Статистика