Курайлар төзелеше 

 

 

Татарларның барлык этник төркемнәренә дә уртак булган буйлы флейталар нигездә өч төрле сызгыру авазы чыгару ысулына кайтып кала.

Беренчесе исә курайның төп башы туры киселгән рәвештә була һәм сызгырту өчен аны авыз кырыена, тешкә терәп тыж-тыж итеп өреп аваз чыгаралар. Мондый курайда башлыча ир-атлар уйнаган. Гомум татар музыка белеме гамәлендә аны көпшә курай дигән атама белән белдерү кабул ителгән.

Икенче төрендә исә, курайның төп башын кыеклап кисәләр һәм өске өлешенә махсус кисеп алынган тавыш тәрәзәчеге ясыйлар. Мондый курайлар уйнау өчен шактый гади булганнар. Сызгыртыр өчен курайчы телен тавыш тәрәзәчеге янына китереп өрергә тиешле булган.

Башкаручылар күрсәтелгән курай төрләрен уйнау өчен үзләре сайлап алганнар. Әлбәттә, беренче төр (туры башлы) курайда уйнау өчен күбрәк осталык таләп ителгән. Курайчыларның ир-ат, яисә хатын-кыз булуы нинди дә булса чикләүләргә китермәгән. Әмма чынбарлыкта икенче төр (тавыш тәрәзәчеге булган) курайда күпчелек рәвештә хатын-кызлар уйнаган.

Курайларның тавыш югарылыгы, ягъни музыкаль регистрның көйләнеш югарылыгы, төрле булырга мөмкин һәм ул курайчының (гадәттә курайчылар коралларын үзләре ясаган) теләге, аның тавыш көпшәсе үлчәмнәрен (озынлыгын, юанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Шуннан чыгып курайлар җиде, сигез, тугыз, яисә ун тотамлы озынлыкта булалар.

Курайларның мөһим өлешен тәшкил иткән бармакчалар арасындагы үлчәмнәр дә һәрбер башкаручының (курай ясаучының) теләгеннән һәм күз чамасыннан чыгып билгеләнгән, чөнки халыкта темперацияле көйләнеш төшенчәсе әле булмаган һәм күпчелектә, аерым төбәкләргә хас, колакка ятышлы булган, натураль тавыш тезмәләр генә кулланылган.

Югарыда телгә алынган ачык курайларның бармакча тишемнәренең саны төрлечәк ике, өч һәм дүрт булырга мөмкин. Бармак техникасы белән бәйле уйнау алымнары ике төр курайда да ошаш булган. Ике тишемле курайда түбәнге тишем сул кулның атсыз (кайбер вакытта имән бармак) белән, югарырагы исә, уң кулның атсыз (имән) бармагы белән капланылып уйналган. Дүрт тишемле курайда түбәндәге ике тишем сул кулның атсыз һәм имән бармаклары белән, югарырак урнашкан ике тишем уң кулның атсыз һәм имән бармаклары белән уйналган. Курай көпшәсе өстендәге уен бармакчалары араларының үлчәмнәре, беренчедән, курай озынлыгына нисбәтле, ә икенчедән, алар курайларның төрле көйләнеш-төзгеләргә корылганлыкларыннан да үзгәрергә мөмкин.

 

 

Курайда уйныйсым килә

 ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА

 

Сер түгел, шагыйрь әйткән чын безнеңчә матур көйләрне уйнаучылар бүген бармак белән генә санарлык. Өстәвенә яхшы сыйфатлы халык уен коралларын ясаучы осталар да юк дәрәҗәсендә. Мөгаен, бик азлар гына курайның көпшә курай, нугай курае кебек берничә төре барлыгын белә торгандыр. Осталар исә алюминийдан ясалганын курайга санамый да. Курай, кубыз, сорнай, думбраларга ничек икенче сулыш бирергә соң? Татар халык җәүһәрләренең гомерен озайтып булырмы? Исмәгыйль Мусин исемендәге V республика курайда, кубызда уйнаучылар бәйгесенең гала-концерты алдыннан бу чараны оештыручылар, жюри әгъзалары әнә шул сорауларга җавап табарга тырышты.

Чит илдә ясалган электрон уен кораллары гына халыкның моңга сусавын баса алмый икән шул. Жюри рәисе, Идел буе дәүләт консерваториясенең татар музыкасы факультеты деканы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин әнә шундый фикердә:

– Берничә буын милли горе – гадәттән читләште. Бу күренешнең нәтиҗәсе беркайчан да уңай була алмый. Шуңа күрә соңгы елларда Мәдәният министрлыгы бу өлкәгә кагылышлы шактый гына зур чаралар башлап җибәрде. Бу – И. Мусин исемендәге, "Курай моңнары" һәм Ф. Туишев исемендәге гармунчылар бәйгеләре, поп-музыкага капма-каршы булган, халык җырларын сәхнәгә кайтару максатында оештырылган "Татар моңы" фестивале һәм башка чаралар. Саба җирендә үткән бүгенге бәйге исә онытыла башлаган музыка уен коралларын халыкка кайтару буенча игелекле эш эшли.

Шунысын да искәртик: әлеге бәйге ике елга бер мәртәбә үткәрелеп килә иде. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова аны ел саен үткәрү ихтыяҗы барлыкка килде дип исәпли. Чөнки халык уен коралларын ясаучы осталар сафы торган саен сирәкләнә. Булганнарын барлап, алардан борынгы татар көйләрен өйрәнеп калырга кирәк, ди ул. Бәйгенең кысаларын киңәйтеп, анда курай-кубызда гына түгел, барлык тынлы уен коралларында, шулай ук бәрмә уен коралларында уйнаучыларны да ярыштырырга кирәк дигән фикерләр дә бар. Моннан соң әлеге бәйгене даими рәвештә Саба җирлегендә үткәрергә ниятлиләр.

 

Чын курай нинди була?

Саба дигәннән, биредә балаларны тәрбияләүнең ничек оештырылуы сокланырлык. Мәктәпләрдә һәр укучы татарча бии, вальс әйләнә белергә тиеш дигән максат куйганнар. Балаларның барысы да диярлек шахмат түгәрәгенә йөри. Хәзер исә курай түгәрәген башлап җибәрергә уйлыйлар. Курайда уйнауның сәламәтлек өчен дә, фикерләү сәләтен арттыруда да файдасы булуын яхшы аңлый сабалылар. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты бүлек мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров та сабалыларның милли традицияләрне күз карасыдай саклавына игътибар иткән. Шуңа күрә җиңүчеләр арасында сабалылар күп булды да инде, дип нәтиҗә ясады ул.

– Фестиваль барышында инструменталь тормышыбызны көзгедән караган кебек булдык. Сөендергәне шул: курайда татар моңын, мелизмнарын тоеп уйнаучылар бар әле. Өлкәннәр белән балаларның катнашуы да яхшы фал. Бу чара курайда уйнаучыларның осталыгын арттыруда тагын бер адым булды. Шул ук вакытта бу өлкәдәге проблемаларны да калку күрсәтте. Хикмәт шунда: бездә сыйфатлы уен кораллары юк дәрәҗәсендә. Дөрес, бу җәһәттән чаралар күрелә-күрелүен. Әлбәттә, курайны ясаучылар бар. Ләкин ясау бер нәрсә, аны бит әле көйләргә дә кирәк. Бу җәһәттән бәйгенең жюри әгъзасы Әхмәт Хисамов катнашучыларга шактый ярдәм итте, киңәшләрен бирде, бик күп курайларны көйләде.

Геннадий Макаров озын курайларны күбрәк кулланышка кертергә хыяллана. Алюминийдан ясалган курайны флейтаның җирле бер төре генә дип исәпли ул. Кызганыч, әби-бабайларыбыз курадан кисеп озын курайлар ясаган заман артта калды, алар уйнаган озын көйләрне хәтерләүчеләр дә сирәк шул инде. Шулай да халык уен коралларына икенче сулыш биреп була әле. Музыка дәресләрендә балалар курай моңнарын тыңласа, музыка мәктәпләрендә ул фән буларак укытыла башласа, һичшиксез, халык уен коралларының гомере озынаер иде. 32 нче музыка мәктәбе укытучысы, күп кенә бәйгеләр лауреаты Әхмәт Хисамов бу җәһәттән вәзгыятьне Башкортстан белән чагыштырды:

– Башкортстанда туып-үскән кеше буларак, андагы хәлне бәян итим әле. Мин укыганда махсус музыка мәктәбе бар иде. Анда тынлы уен коралларында уйнаучылар тәрбияләнде. 1968-69 елларда курай классы ачар өчен музыка училищесыннан балалар җыярга килгәннәрен хәтерлим. Аннан соң бөтен мәктәпләрдә курай классы ачтылар. Дәүләт курайны милли уен коралы дәрәҗәсенә күтәрде. Бездә укытучылар, курайда өйрәтергә җитәрлек сәгатьләр бирелми, дип зарлана. Мин бездә дә курайның дәрәҗәсе күтәрелер дип ышанам.

Әхмәт Хисамов бәйгедә җиңүчеләрнең Ифрат Хисамов ясаган курайларда уйнавын әйтте. Аның курайлары сыйфатлы һәм моңлы, ди оста. Казанда шундый сыйфатлы курай ясаучы оста бар икән әле. Ясаучылар күп була, ә осталар берәм-сәрәм генә дип тә өстәде.

 

Оста барда кулың тый

Мөдәрис Сәйфетдинов – әнә шундый осталарның берсе. Бәйгедә халык көйләрен төрле уен коралларында уйнап лауреат исемен алды ул. Уйнап кына калмый, бу инструментларны үзе ясый да икән әле. Ә бу һөнәренә галим Рәгъде Халитов этәргән:

– Мин элек-электән нинди татар уен кораллары бар дигән сорауга җавап эзли идем. Аңа Рәгъде Халитов җавап бирде. Ул халкыбызның уен коралларын барлап, анда уйнаган осталарны тасмага яздырып, шактый зур эш башкарган. Баксаң, татарның кырыктан артык музыка уен коралы бар икән. Ә нишләп без аларда уйнамыйбыз? Шул сорауга җавап йөзен­нән акрынлап уен кораллары ясый башладым. Бүген мин таш сыбызгыда уйнадым. Балачакта чүпрәк җыючылар ике тавышлы сыбызгы саталар иде. Мин аны кызыл балчыктан дүрт тавышлы итеп ясый башладым. Сорнайны исә камыштан ясыйлар. Ә менә монысы мөгез дигән уен коралы...

Мөдәрис абый әнә шулай халык уен кораллары турында сәгатьләр буе сөйли ала. Аның тирәсенә җыелган бала-чага исә аны Америка ачкандай тыңлый. Тукай районыннан 7 яшьлек Айдар Хөсәенов кына сер бирми. Мөдәрис абыйсының сорауларына бик тапкыр җаваплар кайтара. Аның курайда җаны-тәне белән бирелеп уйнавы жюрины да битараф калдырмаган. Айдар, Мөдәрис абыйсы кебек үк, лауреат исемен яулады. Лауреат исеменә Чистайдан Ләйсән Халикова да лаек булды. Бәйгедә 5 яшьтән алып 83 яшькә кадәрге берничә йөз кеше катнашкан. Алар барысы да милли тамырларыбызны ныгытуга юнәлтелгән әлеге игелекле чараның озын гомерле булуын тели.

 №98-108 (26817-26827)

 

 

Әгәр мин курайчы булсам

 (Парча)

 

Менә, сәхнәгә чыгар алдыннан гына кулга курай тоттырдылар бит әле. Мин күптәннән инде бу гаҗәеп уен коралында уйнарга өйрәнәсем килеп йөри идем. Эх! Әгәр мин курайда уйный белсәмме?! Гаҗәп! Тукта, өреп карыйм әле, бәлки, Ходай миңа да андый сәләт биргәндер?! Бәлки, минем күңелдә дә моң бардыр?!

(Өрә, тавыш чыга. Нота станын уйный).

 

Тукта, була бит бу! Була, болай булгач! Туктале, чыннан да курайда уйнарга өйрәнсәм, мин нинди көй уйнар идем икән? Мөгаен, халкымның иң - иң моң белән өртелгән көен сайлар идем; мөгаен... Белмим дә инде... Нинди көйләр бар соң әле? Иң моңлысы, иң үзәкне өзә торганы? Әһә, таптым, менә ул!

“Адаштым! – дип, кире кайтыр идем,

Яшьлегемә кайсы юл илтә?”

(Курайда шул көйне уйный).

 

Эх! Рәхәт булып китәр дә иде күңелгә, ә! Шуннан соң менә бу көйне. Әлбәттә, әлбәттә! Мин бит хәзер яшьлегемә кире кайттым, хыялда гына булса да. Юк, кире кайтып булмас шул яшьлеккә. Тукта, бәлки булыр?! “Яшьлегемә кире кайтыр идем,

Кире кайта торган ла шул юл булса,

“Яшьлегем!” – дип, өзелеп җырлар идем,

Өзелеп җырлый торган ла шул җыр булса”...

(Курайда шул көй уйнала).

 

Әйе, бу – хыял гына. Нәкъ әнә теге үзәкне өзә торган җырдагыча инде:

“Яшь гомер бер узгач,

Кайтмый ул яңадан,

Ә минем яшьлек никтер кайтыр кебек”...

(Курайда әлеге көй уйнала).

 

Эх! Әгәр дә мин курайчы булсам, өздереп курайда уйный белсәмме?! Тукта, нишләр идем икән? Әһә! Өйләнә алмый йөргән буйдак егетләрне җыяр идем дә, менә бу көйне уйнар идем, йөрәкләренә үскән мүк-лишайникларны эретә торган менә бу көйне!

“Уңда юллар, сулда юллар,

Юлларга кемнәр чыгар?

Таңда егет җырлап кайтыр,

Кыз йөгереп каршы чыгар”...

Шуннанмы? Шуннан ул егетләр үзләренең күңел түрләрендә йөргән сагышларын, өметләрен, хыялларын үзләренең гүзәл иркәләренә серенада итеп җырлап аңлатырлар иде. Аларга менә бу көй булышачак. Әйе, әйе, нәкъ менә “Сиңа килдем, иркәм” җыры ул. (Курайда уйный). Шуннанмы? Шуннан- шул; минем кураем күпме яшь йөрәкне җилкендерде, ничә пар үзенең парын тапты, бәхетле итте! Бу шатлык түгелмени? Минем курай моңыннан хәтта сандугачлар тын калыр иде. Аптырап, туган ягын ташлап китәргә әзерләнер иде. Мин аңарга ”Китмә, сандугач!” көен уйнап күрсәтер идем.(Курайда шул көй уйнала).

 

“Сандугач, син китмә, син киткәч, җәйге таңнар бик моңсу калыр, ямансу булыр син киткәч!” – диярмен. Шулчак ул телгә килер һәм үзенең йөрәк өзгеч моңлы тавышы белән сайрап җибәрер иде. Китмә, Сандугач!

“Китмә, - диләр, -

Монда калып җырла!

Әллә инде аңлый алмыйлар:

Илсез-җирсез калган сандугачлар

Чит җирләрдә сайрый алмыйлар!”

(Курайда уйнала).

 

Эх! Әгәр мин курайда уйный белсәмме?! Минем моңыма бишектәге нарасыен тибрәтеп йоклатучы әниләр дә кушылыр иде. Кушылыр иде...

“Кыйгач кашым,

Кара кашым,

Йоклаек икәү!

Йокла, бәбкә, йокла, иркә,

Бәбкәй-бәлли-бәү!”

(Курайда башкарыла).

 

Шуннан соң әлеге көй әнкәйләрнең изге догасы булып әверелер иде, шушы көйне тыңлап үскән сабый бала иманлы, шәфкатьле, михербанлы булып үсми нишәсен инде аннары?! (“Әнкәйнең догалары” уйнала).

 

Кайдан иңгән икән соң шул гап-гади курайга шул кадәр моң, сагыш? Мөгаен, ул халкыбызның фаҗигале дә, данлы да, гыйбрәтле дә язмышыннандыр...

Җырлый бит әле татар:

“Кыйблалардан искән җилгә

Бөгелә талның нечкәсе шул,

Бөгелә талның нечкәсе.

Йөрәгемнең иң түреннән

Чыга сагыш чишмәсе”

(Әлеге көй уйнала).

 

Әйе, җидегән чишмәләрдән челтерәп аккан суның тавышлары да чагыла шул халкыбыз моңында.

(“Җидегән чишмә” көе уйнала).

 

Ай, Курайкай! Ярый син минем кулга килеп кергәнсең, әнә нинди татлы хыялларга, сагышка, моңга салдың бит син мине әй! Рәхмәт сиңа, моңлы курайкай! Өйрәнәм әле мин синдә уйнарга, өйрәнәм, боерган булса, балаларымны да өйрәтәм, Алла теләсә!

 

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Комментарии: 3
  • #3

    Ильхам (Воскресенье, 20 Июль 2014 16:19)

    Лучший сайт для бесплатного скачивания музыкальных сборников и альбомов http://theaudio.ru

  • #2

    я человек (Среда, 12 Февраль 2014 15:22)

    не буду

  • #1

    Рустем (Наб. Челны) (Понедельник, 16 Сентябрь 2013 21:52)

    Привет Рустам! Случайно попал на этот сайт. Послушал Идел. Очень круто звучит! Молодец!!!

Статистика