«Урмай моңы – 2012» фестивале. Казан. Кәрим Тинчурин театры

2012 елның 27нче феврале

ТНВ планета тапшыруы редакторы РАИЛЬ ӨМЕТБАЕВның

UruviaKazan «Tatar music and more» каналыннан алынды

Рәзил Шәрәфетдинов (Урмай) - «Агыйдел каты ага»

Рәзил Шәрәфетдинов, Урмай авылы мәктәбенең икенче сыйныфында укый. Сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә, Ильдус Шәйдуллин классында өстәмә белем ала. Җыр сәнгатенә әнисе Гөлшат ханым Шәрәфетдинова алып кереп китте дияргә була.
Урмай авылында җырчы балалар бик күп, шулай да Аллаһ тәгаләдән килә торган сәләт Һәркемгә дә бирелми. 20-25 ел элек, Рәзилнең укытучысы Илдус Шәйдуллин да шундый кечкенә генә малай булып җырлый башлаган иде. Шушы соңгы елларда бу кадәре сәләтле җырчы малай булганы юк иде әле. Менә хәзер Рәзил бар – искиткеч тавышлы, хәрәкәтчән, сөйкемле ир-бала. Хәзерге көндә ул «Җырлы-моңлы балачак» бәйгесендә катнашырга әзерләнә. «Урмай моңы» фестивалендә бәйгедән тыш катнашып, тамашачыларны шатландырды.
10 март 2012
Чувашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте киңәшмәсе рәисе
«Урмай моңы» фестивален оештыручы
ФӘРИТ ГЫЙБАТДИНОВ

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Комментарии: 3
  • #3

    Ильхам (Воскресенье, 20 Июль 2014 16:19)

    Лучший сайт для бесплатного скачивания музыкальных сборников и альбомов http://theaudio.ru

  • #2

    я человек (Среда, 12 Февраль 2014 15:22)

    не буду

  • #1

    Рустем (Наб. Челны) (Понедельник, 16 Сентябрь 2013 21:52)

    Привет Рустам! Случайно попал на этот сайт. Послушал Идел. Очень круто звучит! Молодец!!!

Статистика